news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин судьяларга хезмәт хакын арттырды

РФ Конституция суды, Югары суд, гомуми юрисдикциядәге федераль судлар һәм федераль арбитраж судлары судьяларының вазифаи окладлары өч процентка арта.

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин судьялар окладларын арттыру турындагы указга кул куйды. Тиешле документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында урнаштырылган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Указ нигезендә, 2020 елның 1 октябреннән Россия Федерациясе Конституция суды, Югары суд, гомуми юрисдикциядәге федераль судлар һәм федераль арбитраж судлары судьяларының вазифаи окладлары өч процентка арта.

Федерация субъектларының җәмәгать судьяларының окладлары шул кадәр үк күләмдә артачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot