news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ижевскида сөйләм татар теле дәресләре башланды

Удмуртия Республикасының «Иман» татар яшьләре берлеге аларны өченче ел рәттән оештыра.

Ижевскида сөйләм татар теле дәресләре башланды
http://tatar-congress.org/

(Казан, 21 сентябрь,«Татар-информ»). Ижевскида #ТелБел хештегы белән яңа өйрәнүчеләр өчен татарча сөйләшү дәресләре старт алды. Удмуртия Республикасының «Иман» татар яшьләре берлеге аларны өченче ел рәттән оештыра. Дәресләр атнага бер тапкыр Халыклар дуслыгы йортында уза. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Яңа өйрәнә башлаучылар өчен булган сөйләм татар теле дәресләре белән кызыксынучылар саны арта бара һәм бу сөендерә. Әгәр дә туган телеңне белмисең икән, аны өйрәнергә телисең икән, ул чакта син безгә кил. Без шатланып кабул итәбез», дип җиткерә оештыручылар.

Дәресләргә үзең белән ручка һәм дәфтәр алып килү җитә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot