news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә республика программасы буенча алты ишегалдын төзекләндерделәр

«Безнең ишегалды» программасы киләсе елда да дәвам итәчәк.

Чирмешәндә республика программасы буенча алты ишегалдын төзекләндерделәр
«Наш Черемшан»

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ»). Быел «Безнең ишегалды» республика программасы ярдәмендә Чирмешәндә алты күп фатирлы торак ишегалды территориясен төзекләндерделәр. 2020 елда бу программага Совет урамындагы 36, 38, 40, 42, 44, 48 йорт кергән. Бу турыда «Наш Черемшан» газетасы яза.

«Чирмешән» торак милекчеләре ширкәте идарәсе рәисе Мәсхүт Хөсәенов сүзләренчә, ишегалдында беренче чиратта юлларны ремонтлаганнар һәм асфальт җәйгәннәр.

Ишегалларында әле эшләр төгәлләнмәгән. Биредә кер киптерү урыны, чүп савытлары һәм кече архитектура формалары булачак.

«Безнең ишегалды» программасы киләсе елда да дәвам итәчәк, район үзәгендә тагын алты йорт ишегалды тәртипкә китереләчәк.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100