“Татэнерго” Түбән Кама һәм Чаллыда ягулык сезонын ачты

“Татэнерго” Түбән Кама һәм Чаллыда ягулык сезонын ачты

(Казан, 21 сентябрь, “Татар-информ”). “Татэнерго”ның җылылык челтәрләре Түбән Кама һәм Чаллының социаль объектларына җылылык бирә башлады. Бу хакта компанияне матбугат үзәге хәбәр итә. Ягулык сезонын башлау турындагы карарны, һава торышына карап (5 көн дәвамында һава температурасы +8 градустан артмый икән), шәһәр һәм район хакимияте башлыклары кабул итә. Гадәттә ягулык сезоны октябрь башына туры килә. Ләкин хастаханәләр, балалар бакчалары, мәктәпләр чыгарма булып тора. “Татэнерго” хезмәт күрсәткән шәһәрләрнең җылылык челтәрләре (югарыда аталганнарга Казан да өстәлә) бүген үк җылылык энергиясен бирергә әзер.

Искәртеп узабыз, узган җәй ахырында “Татэнерго”га республиканың тагын 6 шәһәре җылылык челтәрләре предприятиеләре тапшырылды: Әлмәт, Бөгелмә, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән һәм Урыссу. Кайбер проблемалар булуга карамастан, бу шәһәрләрнең җылылык челтәрләре ягулык сезонына әзер. 1 октябрьдән күптән түгел төзелгән “Казан җылылык челтәре компаниясе” ААҖ эшли башлый. Яңа компания җылылык энергиясен чыганаклардан торак йортларга турыдан-туры тапшыра торган була.