Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Көн саен Казан метросында 36 милиционер иҗтимагый тәртип саклый
Көн саен Казан метросында 36 милиционер иҗтимагый тәртип саклый
(Казан, 21 сентябрь, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). Казан эчке эшләр идарәсенең метрополитен эчке эшләре бүлегенең 36 хезмәткәре көн саен Казан метросында иҗтимагый тәртип саклый. Һәр биш станциядә видеокамералар куелган. Бүген Казан эчке эшләр идарәсенең транспортта эчке эшләр бүлеге башлыгы Фидаил Хәбибуллин метрода иҗтимагый тәртипнең ничек саклануы турында сөйләде. Матбугат конференциясе “Сукно бистәсе” станциясендә узды.
Казан метрополитенының эчке эшләр бүлеге 2004 елның сентябрендә төзелде. Бүген аның штатында 110 хезмәткәр эшли. Метроның һәр станциясендә көн саен 5 милиция хезмәткәре тора. Бәйрәм чаралары вакытында өстәмә көчләр җәлеп ителә. Киләчәктә милиция хезмәткәрләре штатын арттыру һәм поезд вагоннарында видеокамералар кую ниятләнә. Метрога керү юлында шартлаткыч җайланмаларны таба ала торган заманча турникетлар урнаштырылган.
Фидаил Хәбибуллин сүзләренчә, көн саен Казан метросы хезмәтләреннән 15-20 мең кеше файдалана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз