Чаллы салымчылары үзара бәйләнгән предприятиеләрдәге тикшерү нәтиҗәләре турында хисап тотты

Чаллы салымчылары үзара бәйләнгән предприятиеләрдәге тикшерү нәтиҗәләре турында хисап тотты

(Чаллы, 21 сентябрь, "Татар-информ", Илисә Ганиева). Шушы көннәрдә Чаллы хакимиятендә узган киңәшмәдә шәһәр салым инспекциясе үзара бәйләнгән предприятиеләр һәм физик затларга карата эш нәтиҗәләрен игълан итте.

Мондый оешмаларга башка оешманың эшчәнлегендә турыдан-туры яки читтән торып катнашучылар керә, аларның катнашу өлеше 20 проценттан артмый. Үзара бәйләнешле предприятиеләр һәм физик затлар арасында багланышлар салымнар күләмен киметүгә китерә. Тикшерүләр күрсәткәнчә, мондый схемалар һәрвакыт та законлы эшләми. Салым инспекциясе башлыгы Лилия Гатина сүзләренчә, "ДСК" ҖЧҖдә 16 үзара бәйләнешле фирма теркәлгән. Аларның исәп-хисап счетларына янәсе "ДСК" ҖЧҖнән арендага алынган механизмнар хезмәтен кулланган өчен акча күчерелеп барган. Бу ясалма рәвештә продукциянең үзкыйммәтен арттырырга мөмкинлек биргән, бу, үз чиратында, керме һәм өстәмә кыйммәт салымын исәпләү базасын киметкән. Күчмә салым тикшерүләре "ДСК" ҖЧҖдә керемгә салымны 228551 мең сумга" өстәмә кыйммәт салымын 129344 мең сумга киметү фактлары ачыкланган.

Шәһәрнең эре предприятиеләре дә салымчылар тикшерүе астына эләккән, аларда да үзара бәйләнгән оешмалар төркемнәре ачыкланган. Хәзер әлеге предприятиеләр арасындагы финанс-хуҗалык эшчәнлегенә бөтен яклап анализ ясала.

Моннан тыш, салым инспекциясе мәгълүматларына караганда, шәһәрдә 30га якын предприятие җитәкчесе булып торган 5 физик зат ачыкланган, ике кеше - 8 предприятиенең хисапчысы, 138 зат 10 предприятиене гамәлгә кертүче булып тора.