news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда «Җырлыйк әле!» фестивале ачылды

Фестивальдә төрле төбәкләрдән һәм районнардан килгән сәнгать осталары чыгыш ясадылар.

Башкортстанда «Җырлыйк әле!» фестивале ачылды
https://tatar-congress.org/yanalyklar/denis-shakirov-tuymazy-rayonynda-zhyrlyyk-ele-festivale-achylyshnda-k

(Казан, 21 август, «Таатр-информ»). «Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитет җитәкчесе Данис Шакиров, Башкортстан Республикасына эшлекле сәфәр кысаларында, Туймазы районында «Җырлыйк әле!» үзешчән фольклор ансамбльләрнең төбәкара фестиваль-конкурсы ачылышында катнашы. Бирегә шулай ук «Ак калфак» татар хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова килде.

Данис Шакиров кунакларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде.

Шулай ук, тантаналы ачылышта Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары һәм медальләре тапшырылды. Башкортстан Республикасы «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Люция Вафина конгрессның Рәхмәт хатына лаек булды.

Фестивальдә төрле төбәкләрдән һәм районнардан килгән сәнгать осталары чыгыш ясадылар, моңлы халык җырлары белән матур җәйге көнне бизәделәр.

Башкарма комитет җитәкчесе җиңүчеләрне бүләкләде. Бүгенге көннең җиңүчесе — Татарстанның Азнакай районыннан килгән «Ихлас» ансамбленә фестивальнең дипломы тапшырылды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100