news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакай районы башлыгы ишегалды бәйрәмнәрендә актив катнашучыларны бүләкләде

Кунаклар өчен ачык һавада чәй табыны оештырылды.

Азнакай районы башлыгы ишегалды бәйрәмнәрендә актив катнашучыларны бүләкләде
http://aznakaevo-rt.ru

(Азнакай, 21 август, «Татар-информ», «Маяк», Раилә Яриәхмәтова). Азнакайның Исхаки һәм Тукай урамнарында чираттагы ишегалды бәйрәме узды. Очрашуда катнашкан муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин районда алып барылган эшләр, киләчәккә планнар белән таныштырды, өлкәннәрне, бәйрәмдә иң актив катнашучыларны бүләкләде.

Бәйрәмдә шулай ук «Татнефть» генераль директоры урынбасары Азат Ягафаров һәм ТР Дәүләт Советы депутаты, «Татнефть» генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев катнашты.

Мәдәни үзәк артистлары барлык катнашучыларга да күтәренке кәеф бүләк итте. Кунаклар өчен ачык һавада чәй табыны оештырылды. Бу көн барлык кунакларга һәм тирә-як йортларда яшәүчеләргә кайнар алкышлар, якты елмаюлар һәм яхшы кәеф белән истә калды.


news_right_1
news_right_2
news_bot