news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда киләсе атнада җылыта

Якшәмбе көнне термометр баганалары +24 градуска кадәр күтәреләчәк.

Татарстанда киләсе атнада җылыта

(Казан, 21 август, «Татар-информ»). Татарстанда киләсе атнадан җылытачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге тарафыннан таратылган фараздан күренә.

Республика территориясендә шактый вакыт торган салкын һава торышы тирән көнчыгыш циклон йогынтысына бәйле иде. Ул «төньяк һава агымнары белән тыл өлешендә Урта Идел буе һәм Урал алды» мәйданнарын тотты. Хәзер аны көнбатыш антициклон алыштырачак, аның белән төбәккә «акрынлап җәйге җылы кайтачак».

Иртәгә, 22 августта, Татарстан циклон хакимиятендә булачак әле. Урыны белән яңгыр явачак, температура фоны түбән булып калачак, дип җиткерә синоптиклар.

Якшәмбе, 23 августта, көндез кайбер урыннарда яңгыр яварга мөмкин. Төн әле салкын булачак - +6...+11 градус тирәсе. Көндезге сәгатьләрдә һава +19...+24 градуска кадәр җылыначак.

Метеорологлар атна башында һәм киләсе атнаның беренче яртысында антициклон йогынтысы аркасында республика территориясендә явым-төшем аз булыр дип фаразлый. Көндез һава +21...+27 градуска кадәр җылыначак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100