Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Россиялеләр автомобильләрне Күп функцияле үзәктә терки алачак
Эчке эшләр министрлыгы башкара торган бердәнбер процедура — Күп функцияле үзәк территориясендә машинаны карау.
(Казан, 21 август, «Татар-информ»). Хәзер автомобильне Күп функцияле үзәктә дә рәсмиләштерергә мөмкин. Бу процесста Эчке эшләр министрлыгы башкара торган бердәнбер процедура — Күп функцияле үзәк территориясендә машинаны карау. РФ Премьер-министры Михаил Мишустин шул хактагы карарны имзалаган.
«Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләрен Күп функцияле үзәк территориясендә эшләүгә җәлеп итү аркасында яңа сервистан файдаланып булачак. Машинаны рәсмиләштерүчеләр аларга автомобильне караган вакытта гына мөрәҗәгать итәчәк. Машина хуҗаларыннан гаризалар кабул итү белән Күп функцияле үзәк хезмәткәрләре шөгыльләнәчәк», - диелә документның аңлатма язуында.
Рәсмиләштерелгән документларны тапшыру белән дә Күп функцияле үзәк хезмәткәрләре шөгыльләнер дип көтелә. Әмма бу процедура тиешле инфраструктурасы булган Күп функцияле үзәкләрдә генә башкарылачак.
«Татар-информ» агентлыгы татарстанлыларның салым бурычлары бармы-юкмы икәнлеген Күп функцияле үзәктә белә алуы хакында хәбәр иткән иде инде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз