news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Кабан күле буенда «Милли кием» бәйрәме була

Мәрҗани урамының яңартылган өлешендә заманча татар мәдәниятенә багышланган «Печән базары» фестивале оештырыла.

(Казан, 21 август, «Татар-информ»). 29 һәм 30 август көннәрендә Кабан күле буенда «Милли кием» дигән стиль бәйрәме узачак. Биредә иммерсив спектакль форматында узган гасыр башында Татар бистәсе территориясендә барган вакыйгалар торгызылачак. Бу турыда Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Кунаклар һәм шәһәр халкы бәйрәмгә милли киемнән килә ала, алар өчен күңелле бүләкләр әзерләнәчәк. Сәхнәдә ике көн Татарстан, Башкортстан һәм Удмуртиядән музыка коллективлары чыгыш ясаячак.

Шулай ук яр буенда милли костюм тарихына багышланган лекцияләр, бию мастер-класслары оештырыла һәм оркестр чыгышы була. Барлык чараларга да керү ирекле.

Исегезгә төшерәбез, 29 һәм 30 августта Мәрҗани урамының яңартылган өлешендә заманча татар мәдәниятенә багышланган «Печән базары» фестивале узачак, ул үзендә дизайнерлар, фуд-корт, лекторияләр ярминкәсен, бию мастер-класслары, экскурсияләр, мастер-класслар һәм фотозона белән балалар мәйданчыгын берләштерәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100