Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Айдар Метшин Түбән Кама ишегалларында төзекләндерү барышын тикшерде
Түбән Кама муниципаль районында 67 ишегалды тәртипкә китереләчәк.
(Казан, 21 август, «Татар-информ»). Айдар Метшин бүген «Безнең ишегалды» проекты буенча Түбән Камада эш барышын тикшерде. Түбән Кама мэры шәһәр үзәгендә дә, Төзүчеләр бистәсендә дә булды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр иттеләр.
Исегезгә төшерик, быел республика программасының беренче этабы кысаларында Түбән Кама муниципаль районында 67 ишегалды тәртипкә китереләчәк. Бу сезонда төп игътибар юлларны киңәйтүгә, машина кую урыннары, каты көнкүреш калдыклары мәйданчыклары булдыруга, шулай ук эскәмияләр, чүп савытлары куюга, яктырту эшләре башкаруга бирелде.
Айдар Метшин берничә ишегалды территориясендә булды. «67 ишегалдында да булачакбыз», — дип билгеләп үтте Түбән Кама мэры һәм эшләрне максималь дәрәҗәдә җаваплы башкарырга кирәклеген өстәде.
«Без бер тапкыр эшлибез, барысын да колачларга, барысын да исәпкә алырга кирәк. Бу төзекләндерү нәтиҗәләре озак елларга җитәчәк», - диде Айдар Метшин.
Түбән Кама мэры шулай ук күпкатлы йортларда яшәүчеләрне дә бу эшкә җәлеп итәргә чакырды: әйтик, чәчәкләр утыртуда. Түбән Камада Игелекле күршелек елында бергәләп, матур эшләр башкарырга ашыгыйк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз