news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алексей Песошин Алексеевск районында Җиңү паркында булды

Татарстан Премьер-министры Алексеевск районына эш сәфәренә килде.

 (Алексеевск, 21 август, «Татар-информ», «Таң»). Бүген Татарстан Хөкүмәте җитәкчесе Алексей Песошин Алексеевск районына эш сәфәре кысаларында Җиңү паркында булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Районга эш сәфәрендә шулай ук Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов, Татарстан Баш инвестицион-төзелеш идарәсе җитәкчесе Марат Айзатуллин һәм республика мәгариф министры урынбасары Станислав Андреев катнашты.

Соңыннан Алексей Песошин «Алексеевск керамикасы» предприятиесендә булды. Анда ул җитештерү базасы куәтләре белән танышты һәм коллективны уңышлы предприятие оешуга 25 ел тулу белән котлады.

Шунда ук «Легострой Алексеевское» ҖЧҖ җитештерү базасы һәм «Алексеевск кабель заводы» предприятиесе продукциясе тәкъдим ителде.

news_right_1
news_right_2
news_bot