Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама хастаханәсендә пешү җәрәхәтләре блогын ачтылар
Аны булдыру өчен төп шәһәр төзүче предприятие 113 млн сум акча бүлеп биргән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 21 август, "Татар-информ"). Түбән Кама хастаханәсендә хирургия бүлегендә пешү җәрәхәтләре блогын ачтылар. Аны булдыру өчен "Түбән Кама нефтехим" 113 млн сум акча бүлеп биргән. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
"Барлык объектлар да диярлек "Түбән Кама нефтехим" титулы буенча төзелде. Шуңа бәйле рәвештә, без шәһәр халкы алдында һәрвакыт үз җаваплылыгыбызны тойдык һәм тоябыз", - диде предприятиенең генераль директоры Азат Бикморзин.
Пешү җәрәхәтләре бүлеген булдыру турындагы карарны узган елның июлендә үк кабул иттеләр һәм хәзер ике палата рәсми рәвештә ачылды. Биредә иң мөһиме – сәламәтләнүчеләр өчен һаваның стерильлеген тәэмин итү, шулай ук дәвалауда югары технологияләрне куллану.
Палаталарда Голландиядән кайтарылган пешү җәрәхәтләренә каршы караватлар һәм үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппаратлары урнаштырылган. Моннан тыш, ванна формасында эшләнгән караватта зарарланган тукымаларның терелүе һәм бактерияләргә каршы көрәш өчен кирәкле температура һәм дымлылык билгеләнә.

Бер шундый караватның бәясе 5 млн 200 мең сум тәшкил итә. Бүлектә шулай ук өстәмә бәйләү һәм диализ залы, душ бүлмәләре һәм санузеллар, душ-каталкалы ванна бүлмәсе бар.
Чыннан да, яңа палаталар буш тормый – хәзер аларда баш мие эшчәнлеге бозылган түбәнкамалылар дәвалана. "Аларның икесе дә Альцгеймер авыруы һәм кискенләшкән тыгыз бәйләнештәге башка авырулар", - дип сөйләделәр хастаханәдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз