news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Профсоюзлар эшсезлек буенча пособиенең минималь күләмен үзгәртергә тәкъдим итте

Пособиенең минималь күләмен һәм яшәү минимумын тигезләү мәсьәләсе каралачак.

(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Профсоюзлар эшсезлек буенча пособиенең минималь күләмен һәм яшәү минимумын тигезләргә тәкъдим итте.

РИА Новости хәбәр итүенчә, Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча Россия өчьяклы комиссиясенең профсоюз ягы субъект буенча эшкә яраклы халыкның яшәү минимумы күләмендә эшсезлек буенча минималь пособие күләмен билгеләргә тәкъдим итә.

Бу хакта «2024 елга кадәр һәм 2030 елга кадәр план чорына Россия Федерациясе үсешенең милли максатларына ирешү буенча бердәм план проекты турында»гы мәсьәлә буенча бәяләмәдән күренә.

Бәяләмә нигезендә, профсоюзлар физик затлар кеременә салым билгеләү өлешенә үзгәрешләр кертүне сорый. Физик затлар керемнәренә салым салуның прогрессив шкаласын алга таба камилләштерү мөһим. Керемнәре күп булгангражданнарның салым ставкаларын арттыру өчен, салым законнарын камилләштерергә тәкъдим ителә. Бу халыкның аз тәэмин ителгән өлешенә социаль ярдәм күрсәтүне арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100