news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Миллиард.татар» Каракүл авылында янгыннан зыян күрүчеләргә ярдәм акциясен дәвам итә

Татарстан республикасы, Омск өлкәсе хөкүмәтләре һәм битараф булмаган кешеләрдән барлыгы ун миллион сум акчалата ярдәм җыелган.

«Миллиард.татар» Каракүл авылында янгыннан зыян күрүчеләргә ярдәм акциясен дәвам итә
Солтан Исхаков

(Казан, 21 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Миллиард.татар» проекты Омск өлкәсе Большереченский районының Каракүл авылы янгынында зыян күрүчеләргә ярдәм акциясен дәвам итә. «Миллиард.татар» сайтында Каракүл авылы тарихы, янгын турында аерым сәхифә һәм ярдәм итәргә теләүчеләр өчен реквизитлар бар.

«Миллиард.татар» проекты журналисты Тимур Рәхмәтуллин бер ай элек Каракүл авылына барган. «Кайбер мәгълүмат чараларында авылны тулысы белән янып беткән дип яздылар, тулысы түгел, яртысы янган дип әйтү дөресрәк булыр. Анда янгыннан калган көл бар иде, чөнки торф күп. Авыл халкы көченнән килгәнчә үзләре йортлар сала башлаган», — дип сөйләде ул.

Бөтендөнья татар конгрессы матбугат сәркатибе Булат Ибраһимов әйтүенчә, янгыннан зыян күрүчеләргә Татарстан хөкүмәте 3 млн, Омск өлкәсе хөкүмәте 2 млн акча күчергән. Барлыгы ун миллион сум җыелган.

«13 июльдә Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Каракүл авылында булып кайтты. Хәзерге вакытта анда төзелеш эшләре бара. Васил Гаязович янә сентябрьдә сәфәр кылырга җыена, биредә авыл бәйрәме узачак», — диде ул.

Ул «Миллиард.татар» тарафыннан башланган акцияне уңышлы дип бәяләде. «Йорт белән генә бетми, тормыш итәр өчен башка кирәк-яраклар да бар — читәннәре дә, маллары да кирәк. Аллага шөкер, вафат булучылар юк. Иң мөһиме — авыл кешеләре башка җиргә күчеп китмәде», — диде Булат Ибраһимов.

«Татарстан ягыннан да, Омск хөкүмәтенең һәм, гомумән, татар халкының бердәм булуы шатландыра. Бу вакыйгага битараф булмаган башка кешеләр дә акча җыйды. Алар арасында йөз ел элек шушы авылдан күченеп киткән гаиләләрнең нәсел дәвамчылары бар — хәзер Төркия, Австралия, Финляндиядә яшәүчеләр. Милләттәшләребез тарихи ватанына ярдәм кулы сузды», — дип искәртте ул.

Үләнкүл авылы җирлеге башлыгы Ләйлә Мөхәммәтшина һәм Омск өлкәсенең «Мәдәният» татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Радик Миңнеханов барлык ярдәм итүчеләргә рәхмәтен белдерде.

Искәртеп үтик, 6 майда Омск өлкәсе Большереченский районының Каракүл авылы тулысы белән янып беткән диярлек. Ут күрше Колосовский районыннан урман аша килә. 25 йорт һәм корылма янып бетә һәм 11 гаилә йортсыз кала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100