news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дагыстанның атказанган артисты Болгарда Ак мәчет янында клип төшергән

Солтан Трамов Ак мәчет һәм Болгар ислам академиясе янында җырлый.

Дагыстанның атказанган артисты Болгарда Ак мәчет янында клип төшергән

(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Дагыстан журналисты, ННТ телеканалы директоры Солтан Трамов Болгарда булды һәм «Жизнь как миг» җырына клип төшерде. Дагыстан Республикасының атказанган артисты музыкаль роликны үзенең инстаграм сәхифәсенә куйган.

«Минем исемем Солтан Трамов, һәм без Болгар ислам академиясенә килдек. Нәкъ менә монда киләсе клипны төшерү идеясе туды», — дип язган башкаручы.

Артист Ак мәчет һәм Болгар ислам академиясе янында «Жизнь как миг» җырын башкара. Тамашачылар күктән һәм төрле ракурслардан төшерелгән биналарны күрә ала.

Интернет-кулланучылар роликны ошаткан. «Бик шәп килеп чыккан», «Солтан, искиткеч булган! Рәхмәт Сезгә!», «Бик яхшы җыр, МашаАллаһ», дип комментарийлар калдырганнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100