news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татмедиа»нең Telegram-каналы Татарстанда иң күп укыла торган өчлеккә кергән

Узган атнада Түбән Камада экстрим-парк ачу турында пост популяр булды.

(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Узган атна нәтиҗәләре буенча «Татмедиа»нең Telegram-каналы Татарстанда алдынгылар бишлегенә керде. Бу хакта телеграм-канал материалларында хәбәр ителә.

«Бер атнада каналга 36 тапкыр сылтама ясалган. Бу уңышлы каналлар бишлегенә эләгү мөмкинлеге бирде. «Татмедиа» агентлыгының рәсми телеграмы «Шалтай-Бабай» һәм «by Kazan» каналларын узып, күзәтү рейтингында өченче юлны алды», диелә хәбәрдә.

Түбән Камада 2021 елда яңа заманча экстрим-парк ачачаклар дигән пост популяр булган. Ул узган атнада 16,5 мең карау җыйган.

Электрон ресурс 2019 елның августында булдырылган. Канал көн саен Татарстан Республикасында мөһим вакыйгалар турында яңалыклар, фото һәм видео куя. Telegram «Татмедиа» холдингы өчен социаль медиаларда өстенлекле мәйданчыкларның берсе булып тора.

Быелның язында «Татмедиа»нең Telegram каналы Татарстан массакүләм мәгълүмат чараларының башка каналларын язылучылар саны буенча узып китте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100