Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда халыкка ишегалларын төзекләндерү проектларын тәкъдим итәләр
Халык белән очрашулар 2020 елда ремонтлау күздә тотылган ишегалларында үткәрелә.
(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). 2020 елда Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы буенча тәртипкә китереләчәк ишегалларында халыкка төзекләндерү проектларын тәкъдим итәләр. Очрашулар ремонт эшләре башланганчы үткәрелә, дип искәртә оештыручылар.
Очрашуның датасын идарәче компаниядә, «Безнең ишегалды» программасының социаль челтәрләрендә, шулай ук муниципаль берәмлекләрнең социаль челтәрләрдәге сайтлары һәм аккаунтларында белергә мөмкин. Моннан тыш, кешеләр очрашу үткәреләчәк көн турында йорт подъездларына ябыштырылган игъланнар аша һәм ишегалдының WhatsApp-төркемнәрендә белә ала. Очрашулар кичке якта үткәрелә.
Проектларны тәкъдим итү июль аенда башланды. Чараларда район хакимияте вәкилләре, проектчылар, юл эшләре буенча подрядчылар, идарәче компанияләр яки торак милекчеләре ширкәтләре, дендрологлар, Президент программасы белгечләре һәм экспертлары катнаша.
«Безнең ишегалды» республика программасы буенча эшләр Татарстандагы 430га якын ишегалдында башлануы хакында хәбәр ителгән иде инде. Ел ахырына кадәр 1 меңнән артык ишегалдын төзекләндерү күздә тотыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз