Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда бер атна эчендә торакка 200 дән артыграк кредит рәсмиләштерелә
Фәрит Хәнифов әйтүенчә, 2024 елга 3 млн 600 квадрат метр торак төзү ниятләнә.
(Казан, 21 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда бер атна эчендә фатир һәм шәхси йортлар сатып алуга 200 дән артыграк кредит рәсмиләштерелә. Бу хакта Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов Министрлар Кабинетында республика халкының торак шартларын яхшырту темасына багышланган брифингта әйтте.
«Анализ күрсәтә: бездә һәр атна тотрыклы норма бар. Атнасына 220-260 кредит, айга 1 мең дигән сүз», — диде министр.
Фәрит Хәнифов әйтүенчә, 2024 елга 3 млн 600 квадрат метр торак төзү ниятләнә. «Ун ел эчендә, 2010-2020 елларда, торак төзелешен бер млн квадрат метрга арттыра алдык, хәзер биш ел эчендә ярты миллион квадрат метрга арттырырга тырышырга кирәк», — диде.
Министр Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка төзелеш тармагына күрсәтелгән игътибар һәм ярдәме өчен рәхмәтен җиткерде.
«Безнең әти-әниләр яшәү дәверендә олыгайгач кына фатир ала иделәр. Хәзер, киресенчә, тормышның башыннан ук тораклы булып, аның өчен әкренләп бүлеп түләү мөмкинлекләре булдырылды», — диде Фәрит Хәнифов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз