news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда алты меңнән артык яшь гаилә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ

«Барлык яшь гаиләләрне социаль ипотека программасы буенча тораклы итү — күптән көтелгән карар», — диде яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов.

Татарстанда алты меңнән артык яшь гаилә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ
Абдул Фархан

(Казан, 21 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда алты меңнән артык яшь гаилә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ. Татарстанның яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта әйтте.

«Без гел яшьләр белән очрашуларда торак шартларын яхшырту мөмкинлекләре турында сораулар ишетә идек. Партнерларга, Төзелеш министрлыгына, Дәүләт торак фондына мөрәҗәгать иттек. Министрлар Кабинетына яшь гаиләләрне социаль ипотека буенча фатир белән тәэмин итүнең яңа механизмын тәкъдим иттек. Татарстан Президенты бу карарны хуплады. Бу социаль чара бүгенге икътисади шартларда бик әһәмиятле», — ди ул.

Шул рәвешле, бюджет тармагында эшләмәсәләр дә, барлык яшь гаиләләр категорияләре социаль ипотека шартларында торак ала алачак. Аларның кайберләре программа буенча гаризаны инде язган.

Гаилә әгъзаларының берсе 18 яшьтән 35 яшькә кадәр булуы шарт. Дамир Фәттахов, яшь гаиләләр өчен федераль программа буенча, ир дә, хатын да 35 яшькә кадәр булырга тиешлеген, ә республика программасы буенча, икесенең берсе 35 яшьтән узмаган булса да рөхсәт булганын искәртте.

Фатир программа буенча ташламалы бәядән өч кешелек гаиләнең бер вәкиленә 18 квадрат метр исәбеннән бирелә.

Моңа кадәр программа буенча гаилә торак бәясеннән 10 процентын кертергә тиеш иде. Быел беренчел кертем кимегән. Дамир Фәттахов әйтүенчә, 1 сентябрьгә кадәр ул 5 процентка кадәр киметеләчәк. Беренчел кертемгә ана капиталы акчасын да кертергә ярый. Һәр бала туган саен, фатир бәясенең 200 мең сумы чигерелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100