news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Соңгы унбиш елда Татарстанның алты меңнән артык сугыш ветеранына торак бирелгән

Соңгы ветеран фатир белән быел Җиңү бәйрәме алдыннан тәэмин ителгән.

Соңгы унбиш елда Татарстанның алты меңнән артык сугыш ветеранына торак бирелгән
Рамил Гали

(Казан, 21 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Соңгы унбиш елда Татарстанның 6200 ләп Бөек Ватан сугышы ветеранына — сугышта катнашучыларга, сугыш инвалидларына, тыл хезмәтчәннәренә, сугыш аркасында тол калганнарга торак бирелгән. Бу хакта Хөкүмәт йортында брифингта Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкаручы директоры Марат Зарипов хәбәр итте.

«Бөек Җиңүнең 75 еллыгында Дәүләт торак фонды Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү программасын төгәлләде. Соңгы ветеранга фатир быел Җиңү бәйрәме алдыннан бирелде. Программа гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле, республикада алты меңнән артык ветеран тораклы булды», — диде  Марат Зарипов.

Ул 2005 елдан бирле Дәүләт торак фонды җиде программа буенча социаль торак белән тәэмин итүен искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100