news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә торак йортларның яраклылык срогын билгеләргә тәкъдим иттеләр

Яңа ГОСТ экспертиза, проектны раслау, шулай ук йортларны кабул итү этапларында реаль картинаны күрергә ярдәм итәчәк

(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Россиядә торак йортларның хезмәт итү срогын билгеләргә кирәк. Кулланучылар берлеге биналарның торышын бәяләү ысулын раслау өчен яңа стандарт булдыру тәкъдиме белән Россия Төзелеш министрлыгына мөрәҗәгать итте. Бу хакта «Российская газета» яза.

Яңа ГОСТ экспертиза, проектны раслау, шулай ук йортларны кабул итү этапларында реаль картинаны күрергә ярдәм итәчәк. Шуннан соң мәгълүматны кулланучылар күрә алырга тиеш. Бу хакта документка сылтама белән «Известия» яза.

Экспертлар сүзләренчә, Хрущев заманында төзелгән панель йортлар 50 елга исәпләнгән, шул ук вакытта алар реконструкцияләнергә тиеш түгел. Шул ук еллардагы кирпечтән төзелгән биш катлы йортлар 100 ел хезмәт итә. Аларда үз вакытында капиталь төзекләндерү үткәрелүе шарт булып тора.

1980 елга кадәр төзелгән панель һәм блоклы күпкатлы йортлар йөзләгән ел хезмәт итә, шуннан соң сүтелергә тиеш. 1998 елга кадәр төзелгән панель йортлар шулай ук реконструкцияләнергә тиеш түгел һәм 2070-2105 елларда сүтелергә тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot