news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә пенсионерларга өстәмә 15 мең сум түләргә тәкъдим иттеләр

Коронавирус пандемиясе чорында өлкәннәргә һәм пенсинерларга бер тапкыр түләнә торган ярдәм турында сүз бара.

(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус пандемиясе чорында өлкән буын гражданнарына ярдәм буларак, 15 мең сум күләмендә бервакытлы түләүләр кертергә тәкъдим иттеләр. Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы Солтан Хәмзәев Россия премьер-министры Михаил Мишустин исеменә хат юллаган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, Россиядә яшәүчеләрне риск төркеменә эләккән өлкән кешеләргә һәм пенсионерларга ярдәм итү мәсьәләсе борчый. Пенсионерларның даруларга гына да уртача чыгымнары 4 мең сумга артты. Күпчелек пенсионерларның өстәмә керемнәре юк, пенсия акчасына гына яшиләр», — диелгән Солтан Хәмзәев хатында.

Аның сүзләренчә, пандемия вакытында пенсионерлар йогышлы авыруларны кисәтү өчен дарулар сатып алырга акча тотарга мәҗбүр була. Алар чыгып йөрмәскә һәм табиб киңәшләрен дә үтәргә тиеш.

«Шул сәбәпле, гражданнар мөрәҗәгатенә һәм Россия гражданнарына адреслы ярдәм күрсәтү тәҗрибәсенә нигезләнеп, һәр пенсионерга бер тапкыр 15 мең сум күләмендә адреслы ярдәм күрсәтү механизмын эшләүне сорыйм», диелгән бу мөрәҗәгатьтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100