news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рамазанов Татарстанда автобусларны «кулга алу» буенча сынау проекты хакында сөйләде

Бүгенге көндә республикада сигез транспорт чарасы «кулга алынган» инде.

Рамазанов Татарстанда автобусларны «кулга алу» буенча сынау проекты хакында сөйләде
Салават Камалетдинов

(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Татарстанда транспорт законнарын бозган өчен быелның маеннан алып сигез пассажир автобусы «кулга алынган». Ространснадзорның Урта Идел дәүләт автомобиль юллары күзәтчелеге төбәкара идарәсе башлыгы урынбасары Радик Рамазанов «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

«Бездә „кулга алынган“ транспорт чараларын саклау белән бәйле зур булмаган проблема бар иде. Әлеге мәсьәлә Хөкүмәт дәрәҗәсендә күтәрелде, алар „Юл хәрәкәте иминлеге“ дәүләт бюджет учреждениесенә сынау проекты сыйфатында әлеге транспорт чараларын саклауны ышанып тапшырды. Бүген без сигез транспорт чарасын „кулга алдык“ инде», — дип хәбәр итте ул.

Рамазанов билгеләп үткәнчә, биш автобус — даими маршрутта пассажирларны рөхсәтсез йөрткәне, икесе — лицензияләр реестрына кертелмәгәне, берсе автотранспорт компаниясенең гражданлык җаваплылыгын иминиятләштерү турында килешүе булмаган өчен «кулга алынган».

Радик Рамазанов «Татар-информ» агентлыгына законнарның намуссыз автотранспорт компанияләренә карата транспорт чараларын «кулга алу» ысулын кулланырга мөмкинлек бирүе хакында сөйләгән иде инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100