Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Питрәчтә десантчыларга яңа һәйкәл куелачак
Һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итүчеләр һәйкәлне үз акчасына куячак.
(Питрәч, 21 июль, «Татар-информ», «Питрәч-информ», Илшат Гайсаров). Питрәчнең күп кенә егетләре Һава десанты кебек элиталы гаскәрләрдә хезмәт иткән һәм хезмәт итә. Быел һава-десант гаскәрләренә 90 ел була. Шул уңайдан десантчылар үз акчаларына һәйкәл куярга булган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
«Һава-десант гаскәрләре ветераннары гадәти кешеләр. Без мәктәпләргә шефлык итәбез, хәрби-патриотик яшүсмерләр клублары оештырабыз, белем бирү учреждениеләрендә батырлык дәресләре оештырабыз, хәрби-кыр уеннары һәм палатка җыеннары үткәрәбез». — дип сөйләде Татарстанның десантчылар берлеге рәисе Юрий Суворов.
Узган сентябрь аенда без Советлар Союзы Герое, Брест крепостеның легендар сакчысы Петр Гавриловның кече ватанында хәрби-кыр уеннары, патриотик клублар арасында республика турниры уздырдык. Десантчы-ветераннарның төп бурычы — патриотизм һәм үз илең өчен горурлык хисе тәрбияләү.
«Һәйкәл кую мәсьәләләре буенча район башлыгы Илһам Кашапов белән дә фикер алыштык, ул идеяне хуплады. Безгә Җиңү Паркы территориясендә урын бирделәр, һәм без инде эшкә керештек. Үз көчебез белән эшлибез, бу эштә Питрәч десантчылары гына түгел, башка районнардан да безнең берлек әгъзалары катнаша. Үз акчабызга төзибез. Билгеләнгән вакытка, ягъни 2 августка — десант гаскәрләре көнендә аның тантаналы ачылышы булачак», — диде Юрий Суворов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз