Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мамадышлыларны өлкәннәрне карау мәктәбендә укырга чакыралар
Укулар «Демография» илкүләм проекты кысаларында бушлай уздырыла.
(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Мамадышта яшәүчеләргә «Өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны карау мәктәбе»ндә укулар узарга тәкъдим итәләр. «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге барлык теләүчеләрне җыя. Укулар «Демография» илкүләм проекты кысаларында уздырыла. Бу хакта «Нократ» газетасы яза.
Мәктәпне тыңлаучылар үз-үзләрен мөстәкыйль карый алмаган өлкәннәрне һәм инвалидларны тәрбияләүгә бушлай өйрәнә алачак.
Укырга теләүчеләр көнкүреш эшләрне оештыру, шәхси гигиена, туклану, организмның яшәү-мөһим функцияләре параметрлары, транспортлау һәм яңадан күчерү, мускуллар гипотрофиясен профилактикалау, тернәкләндерүнең техник чараларын куллану турында белә алачак.
Укулар айга ике тапкыр 15.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр ике тапкыр узачак. Дәресләр башлану турында алдан хәбәр ителәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз