Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллы Яшьләр эшләре идарәсе җитәкчесе вазифасына конкурс игълан ителәчәк
Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов һәм Чаллы мэры Наил Мәһдиев ачык конкурс уздыру турында килеште.
(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Чаллыда Яшьләр эшләре идарәсе җитәкчесе вазифасына ачык конкурс игълан ителәчәк. Бу хакта Инстаграмда шәхси аккаунтында Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов хәбәр итте.
«Наил Мәһдиев белән Чаллы Яшьләр эшләре идарәсе башлыгы вазифасына ачык конкурс үткәрү турында килештек», — дип язган ведомство башлыгы.
Конкурс шартлары әлегә анонсланмаган, әмма Фәттахов иң талантлы һәм битараф булмаганнарны катнашырга чакырды. Аның фикеренчә, бу вазифада булачак җитәкче үзен күрсәтү генә түгел, шәһәр яшьләре өчен әһәмиятле проектлар да булдыра алачак.
Кичә Казанның Юдино бистәсендә яңа яшьләр үзәге җитәкчесе вазифасына конкурс башланды.
Посмотреть эту публикацию в InstagramПубликация от Дамир Фаттахов (@damirfattakhov)
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз