Узган ярты елда ГТЮ төрле дәрәҗәдәге бюджетларга 4 млрд.171 млн.сумнан артык салым түләүләре күчергән

Беренче өчлектә Түбән Новгород, Киров өлкәләре һәм Татарстан

(Казан, 21 июль, “Татар-информ”).Узган ярты елда Горький тимер юлы төрле дәрәҗәдәге бюджетларга һәм бюджеттан тыш фондларга 4 млрд. 171 млн. 362 мең сум салым түләүләре күчергән. Аерым алганда, Горький магистрале үзе хезмәт күрсәткән төбәкләр казналарын 2 млрд.425 млн. сум белән тулыландырган. Бюджеттан тыш фондларга 1 млрд. 745 млн. 619 мең сум озатылган.
Горький магистраленең узган 6 айда иң зур салым түләүләре күләме Түбән Новгород терртироясенә туры килә -1 млрд. 653 млн. 907 мең сум. Икенче урында – Киров өлкәсе. Бу төбәк казнасын ГТЮ 627 млн. 509 мең сумга тулыландырган. Беренче өчлекне Татарстан тәмамлый. Республика казнасына Горький магистрале 607 млн. 517 мең сум озаткан.