Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда кабат авыл ипотекасы бирә башладылар
Кредит суммасы 100 меңнән 3 миллион сумга кадәр тәшкил итә.
(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда банклар яңадан авыл ипотекасын бирә башлады. Республикада яшәүче 21 яшьтән 65 яшькә кадәрге кеше еллык ставкасы 3 процентлы ташламалы кредит алуга гариза бирә ала. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Авыл җирендә тормыш сыйфатының шәһәр мохитеннән калышмавы мөһим. Авыл ипотекасы — авылларда һәм зур булмаган торак пунктларда эшче көчләрне саклап калырга мөмкинлек бирәчәк инструмент, шуның белән авылдан китүче халык санын киметә алабыз», — диде Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.
Кредит акчалары авыл территорияләрендә беренчел һәм икенчел торак сатып алуга бирелә. Авыл ипотекасын шәхси йорт төзелешенә дә алырга мөмкин. Кредитны җир кишәрлеге булган таунхауста яки биш катка кадәр күпфатирлы йортта төзелә торган яки әзер торак сатып алуга рәсмиләштерергә мөмкин.
Кредит суммасы 100 меңнән 3 миллион сумга кадәр тәшкил итә. Башлангыч кертем 10 проценттан башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз