Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Сабантуйга бүләкләр җыячаклар
Җигүле атлар Казан Кремле диварлары яныннан, «Корстон»нан, Иске Татар бистәсеннән һәм «Туган авылым» милли комплексы яныннан китә.
(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). 24 июньдә Казан халкын Сабантуйга бүләкләр җыю йоласында катнашырга чакыралар.
Бәйрәмчә бизәлгән җигүле атлар, милли киемнәрдәге музыкантлар һәм артистлар, шулай ук шәһәр халкы һәм туристлар катнашында йөреш шәһәрнең дүрт мәйданчыгыннан башлана, дип хәбәр иттте Казан мэриясе.
Беренче бүләкләр тапшыру Казан Кремле диварлары янында 11:00 сәгатьтә булачак. Тагын өч процессия «Корстон»нан, Иске Татар бистәсеннән һәм «Туган авылым» милли комплексыннан китәчәк.
Йөрешнең Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры янындагы мәйданчыкта тәмамлана. 11:30 сәгатьтә анда тагын бер бүләк тапшыру чарасы планлаштырылган, ә 12:30 сәгатьтә — республиканың иң яхшы фольклор коллективлары чыгышы белән театральләштерелгән тамаша була, дип хәбәр итә Казанның туризмны үстерү комитеты.
«Сабантуйга бүләкләр җыю йоласында»нда кунакчыллык индустриясе предприятиеләре, уку йортлары, банклар, шулай ук Иске Татар бистәсенең күп санлы кунаклары һәм Казан халкы катнашыр дип планлаштырыла. Чара гомумшәһәр Сабан туеның матур бизәге булачак.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз