Әфганстанның Андхой шәһәре мэры Казан халкын татар телендә Сабантуй белән котлады

Ул Татарстан халкына «кардәшләр» дип мөрәҗәгать итә.

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ», Дмитрий Киселев). Әфганстанның Фәрьяб провинциясендәге Андхой шәһәре мэры Фәрхәд Искәндәр Казан халкын татар телендә Сабантуй белән котлады.

«Әссәләмегаләйкем, Татарстандагы кардәшләрем! Сезне Әфганистандагы Андхоу шәһәре мэры Фәрхәд Искәндәр сәламли. Сезне Казан каласында үтәчәк Сабантуй бәйрәме белән котлыйм. Күп уңышлар, гаилә бәхете, шатлыклар телим. Бездә Сабантуй бик матур үтте. Бергә һәм бердәм булып яшәсен Татарстан халкы!», — ди ул котлавында.

Соңгы елларда Әфганстанның татар диаспорасы татарларны аерым этник төркем буларак билгеләүдә зур адымнар ясады. Күптән түгел «татар» милләтен паспортта күрсәтә башлады. Татар диаспорасы вәкилләрен шәһәр һәм провинцияләрнең дәүләт вазифаларына сайлау мөмкинлеге барлыкка килде. Бу әле ике ел элек кенә мөмкин түгел иде. Хәзерге вакытта Әфганстанда татарлар күпләп яшәгән районнарда татар телендә документлар әйләнешен башлау планлаштырыла.