Быел Башкортстанда мәктәп укучылары өчен чыгарылыш кичәләре үткәреләчәк

Республика җитәкчесе чараны уздыру шартларын әйтте.

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров быел республикадагы барлык мәктәпләрдә дә чыгарылыш кичәләренең булачагын әйтте.

«Без аларны үткәрәбез. Мондый мөһим вакыйга кеше тормышында бер тапкыр гына була. Һәр белем бирү оешмасы бәйрәмнең форматын үзе билгели», — дип белдергән Радий Хәбиров төбәк хакимиятендә узган атналык киңәшмәдә.

«Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, республика җитәкчесе мәдәният министры Айбулат Хажинга чара алдыннан мәктәп директорлары белән очрашырга кушкан. Ул санитар таләпләр турында искәртергә тиеш.

«Иминлек чараларына аерым игътибар бирүегезне, һәм Эчке эшләр министрлыгыннан килгән коллегалар белән бергә эшләвегезне сорыйм», — ди җитәкче.