Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанга бер тәүлектә 23 рейста 2 меңгә якын пассажир килде
Республикага килүчеләрдә коронавирус йоктыру һәм югары температура булу очраклары теркәлмәгән.
(Казан, 21 июнь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Татарстан Республикасына бер тәүлектә 23 рейста 2 меңгә якын пассажир килде. Алар очып килгәч тә санитар-эпидемиологик контроль узды. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзор идарәсенең Татарстан буенча җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.
«Бер тәүлектә Россия субъектларыннан 23 рейс килде. Барлыгы 1 992 кеше тикшерелде. Санитар-карантин контроле барышында яңа коронавирус инфекция симптомнары, шулай ук температура сы булган затлар ачыкланмаган», — диде Любовь Авдонина.
«Казан» һәм «Бигеш» аэропортларында рейсларны карантин контроле дәвам итә, алар илнең барлык почмакларыннан килә.
Әлегә республикада эчке рейсларны гына каршы алалар, чөнки халыкара рейсларга рөхсәт бирелмәгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз