Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда «Ак кәгазьгә яңа тормыш» акциясе дәвам итә
Татарстанлылар гарәпчә һәм иске имлә белән язылган борынгы китаплар да китерә ала. Алар өйрәнү өчен белгечләргә тапшырылачак.
(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). Җәйнең беренче көнендә Татарстан Диния нәзарәте республикакүләм «Ак кәгазьгә яңа тормыш» макулатура җыю акциясен игълан иткән иде. Акция 2020 елның 1 июленә кадәр дәвам итәчәк. Макулатураны тапшырып алган барлык акча Диния нәзарәтенең «Зәкәт» фонды кул астындагы авыр хәлдәге балаларга матди ярдәм булып юлланачак. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүгенге көндә Казаннан кала акциягә Татарстанның Әгерҗе, Арча, Чүпрәле, Чистай, Бөгелмә, Кайбыч һәм Әлки районнары кушылды. Алар ярдәме белән 800 кг тирәсе кәгазь җыелды. Шунысы әһәмиятле, бу елны Аллаһ исемнәрен искә алган, Коръән аятьләре һәм хәдисләр китерелгән китап һәм кәгазьләр аерым җыела. Акцияне уздыруда мөфтиятнең «Muslimvol» мөселман яшьләре хәрәкәте катнаша, алар аятьләр һәм хәдисләр очраган кәгазьләрне аерып баралар. Алга таба кирәксез китап-кәгазьләр махсус кәгазь кабул итүче оешмаларга тапшырылачак, ә аятьләр һәм хәдисләр очраган кәгазьләр яндырылачак.
Әйтеп узыйк, татарстанлылар гарәпчә һәм иске имлә белән язылган борынгы китаплар да китерәләр. Алар өйрәнү өчен белгечләргә тапшырыла.
Макулатураны Габдулла Тукай ур., 89 йортка эш көннәрендә 9.00-дан 17.00 сәгатькә кадәр китерергә була.
Белешмәләр өчен телефон: +7 (84-32) 37-86-18; +7(927) 033-31-42.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз