news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Роспотребнадзор узган атнада Татарстанда 138 җәйге веранданы тикшергән

Республикада җәйге верандалар белән тәэмин ителгән 220ләп җәмәгать туклану оешмасы эшли.

Роспотребнадзор узган атнада Татарстанда 138 җәйге веранданы тикшергән
архив/Рамиль Гали

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Татарстанда җәйге верандалы 220 объект эшли. Роспотребнадзор хезмәткәрләре 138 объектны тикшергән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

«Узган атнада 138 объектны тикшердек, безнең таләпләр үтәлүе һәм узган атнада хокук бозулар ачыкланмавы сөенечле», — диде Любовь Авдонина.

11 июньнән республикада җәйге верандалар ачылды. Алдан ук Роспотребнадзор районнар башкарма комитетлары һәм Рестораторлар ассоциациясе белән берлектә верандалар ачу өчен шартлар булган объектларны сайлап алды.

«Без ачылырга теләгән 250 объектны йөреп чыктык, аларда шартлар үтәлгән иде. Җәйге верандасы булмаган 15 объектка ачылырга рөхсәт ителмәде», — диде ул.

Ачылырга шартлар булмаган объектларның хуҗалары тротуарга, машина юлларына яки җир өстенә өстәлләр куярга тәкъдим итте. Үз эшләрен башлаган оешмаларга 220ләп күрсәтмә бирелде.

«Без көн саен Казан шәһәре районнарын йөреп чыгабыз, шулай ук территориаль бүлекләр хезмәткәрләре республикадагы җәйге верандаларны йөреп чыга», — дип өстәде спикер.

news_right_1
news_right_2
news_bot