news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды

Районда «Куркынычсызлык каешын эләктер!» акциясе уздырылды.

Әлмәттә юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды
http://almet-rt.ru

(Әлмәт, 21 июнь, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Пассажирлар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү, шәһәрнең Белоглазов урамында «Куркынычсызлык каешын эләктер!» акциясе уздырылды. Шулай ук балаларның юл-транспорт травматизмын профилактикалау максатыннан үткәрелә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Оештыручылар 37, 14 һәм 7 нче балалар бакчалары педагоглары белән берлектә юл хәрәкәте катнашучылары арасында аңлату эшләре уздырды.

Юлда үз-үзеңне тоту культурасына, куркынычсызлык каешларын һәм балаларны машинада йөрткәндә махсус җайланма куллану зарурлыгына, шулай ук балаларның юлларда үз-үзләрен тотышына аерым игътибар бирелде.

Кагыйдәләрне төгәл үтәүче юл хәрәкәте катнашучыларына истәлекле бүләкләр тапшырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot