Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлки районының Югары Әлморза авылында яңартылган балалар бакчасы ачыла
Татарстан бюджетыннан 8,6 млн сумнан артык акча бүленгән.
(Казан, 20 июнь, «Татар-информ»). Татарстанның Әлки районы Югары Әлморза авылында «Алсу» балалар бакчасына капиталь ремонт эшләре бара. Мәктәпкәчә белем бирү оешмасы балаларны 1 сентябрьдә кабул итәргә планлаштыра. Бу турыда «Алькеевские вести» газетасы хәбәр итә.
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә ремонт эшләренең зур өлеше башкарылган инде. Төзүчеләр бетон идән ясаган, блоклардан янкорма төзегән.
Балалар бакчасы мөдире Раилә Шәяхмәтова сүзләренчә, йокы бүлмәсен уен бүлмәсеннән аерым ясаячаклар. Элек уен һәм йокы бүлмәсе бер бүлмәдә иде.
15 урынга исәпләнгән балалар бакчасы бинасын капиталь ремонтлау республика программасы хисабына башкарыла. Татарстан бюджетыннан 8,6 млн сумнан артык акча бүленгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз