Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда күлдә баткан балыкчыны эзлиләр
42 яшьлек ир-ат туганнары янына балык тотарга кайткан.
(Казан, 21 июнь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллы янында күлне йөзеп чыгарга теләп, батып үлгән балыкчыны эзлиләр. Бу турыда һәлакәт урыннан агентлыкның үз хәбәрчесе хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, Чаллыда яшәүче 42 яшьлек ир-ат туганнарына кунакка кайткан. Ир-ат Зичәбаш һәм Дүртмунча авыллары арасындагы күлгә балык тотарга киткән. Сулыкның бер ярыннан икенче ярына йөзеп чыгарга уйлаган һәм баткан.
Һәлакәт урынында 6нчы зональ янгын сүндерү-коткару отряды водолазлары эшли. Ир-атны эзләү эшләре дәвам итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз