news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмәдә приютта тәрбияләнүчеләр ролл әзерләргә өйрәнгән

«Ялкын» социаль приютында һөнәри юнәлеш бирүче мастер-класс узды.

Бөгелмәдә приютта тәрбияләнүчеләр ролл әзерләргә өйрәнгән
«Бугульминская газета»

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Бөгелмә районының «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр популяр ризык әзерләүне үзләштерергә уйлаган. Педагог Наилә Шәйхуллина җитәкчелегендә балалар ролл әзерләргә өйрәнде. Бу турыда «Бугульминская газета» яза.

Дәрес «Тәмле тарихлар» түгәрәге кысаларында узды. Мастер-класста катнашучылар рецептурада булган балыкны яшелчә, креветкалар һәм сыр белән алыштырды.

Балалар тиешле стильдә аш-су бүлмәсен бизәде, Көнчыгыш музыкасын кабызды һәм этник кием киде.

Белгечләр сүзләренчә, мондый чаралар балаларны төрле һөнәрләр белән таныштыра һәм хезмәткә карата хөрмәт тәрбияли.

news_right_1
news_right_2
news_bot