Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Анталья, Вьетнам һәм Үзбәкстандагы россиялеләр Татарстаннан кайтару рейслары сорыйлар
Авиалайнер тулырлык пассажир җыелгач, рейсларны оештыралар.
(Казан, 21 июнь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Татарстанга россиялеләрне Анталья (Төркия), Вьетнам һәм Үзбәкстаннан кайтаруны сорап мөрәҗәгать итәләр. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.
«Илләр төрле, Бали һәм Индонезиядән рейслар булды, әлегә төрле сәбәпләр аркасында гражданнар бөтен дөнья буйлап кала», — диде спикер.
Гражданнарны алып кайту рейслары планлаштырылган, әмма әлегә ведомствоның аларны башкарырга рөхсәте юк. Мәгълүмат рейс кайтырга бер көн кала билгеле була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз