Айрат Шәфигуллин: “Татарстанда ел ахырына кадәр эшсезлек дәрәҗәсе 2,3 процентка кимиячәк”

Татарстан Республикасында соңгы атнада теркәлгән эшсез гражданнар саны 993 кешегә кимегән яки 1,7 процентка
(Казан, 21 июнь, «Татар-информ», Алия Сабирова). Бүген ТР Министрлар Кабинетында социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча республиканың өчьяклы комиссия утырышы узды. Утырышны республиканың хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин үткәрде.
Чарада катнашучылар барыннан да элек “Хезмәт базарындагы вәзгыять, хезмәт базарындагы вәзгыятьне нормальләштерү буенча кабул ителә торган чараларның нәтиҗәлелеге” мәсьәләсе буенча фикер алышты.
ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта Татарстан Республикасында теркәлгән эшсезләр саны кимү күзәтелә. 16 июньгә булган мәгълүматлар буенча эшсез гражданнар саны 57,1 мең кеше тәшкил итә, эшсезлек дәрәҗәсе 2, 88 процент. Татарстанда ел ахырына кадәр эшсезлек дәрәҗәсе 2,3 процентка кимиячәк дип планлаштырабыз”, дип билгеләп үтте хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры.
Татарстан Республикасында соңгы атнада теркәлгән эшсез гражданнар саны 993 кешегә кимегән яки 1,7 процентка.
Утырышта бу мәсьәлә буенча ТР Предприятиеләр һәм эшмәкәрләр ассоциациясенең беренче вице-президенты, Казанның «Электроприбор» заводы ААҖ Директорлар советы рәисе Геннадий Дивавин һәм ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе урынбасары Юрий Слепов та чыгыш ясады.