Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Коронавирус сәбәпле, Россия гражданнарыннан чит илгә сәфәрләрне кичектерү сорала
«Илләр туризмның үз индустриясен яклау мәнфәгатьләрендә тышкы чикләрне ачарга ашыга», — диде Россия Тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Мария Захарова.
(Казан, 21 май, «Татар-информ»). Кайбер курорт илләрендәге чикләрне ачуга карамастан, коронавирус йоктыру куркынычы һаман да югары кала. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.
«Эпидемия шартларында тотрыклы уңай динамика булуга карамастан, тулаем алганда, кайбер курорт илләре җәй алдыннан кертелгән чикләүләрне гамәлдән чыгара», — диде җомга көнне брифингта Россия Тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Мария Захарова.
«Илләр туризмның үз индустриясен яклау мәнфәгатьләрендә тышкы чикләрне ачарга ашыга. Партнерларны ял итү зоналарында, аэропортларда, кунакханә инфраструктурасы объектларында санитария эпидемиология куркынычсызлыгы буенча югары чаралар күрелә дип ышандыралар», -диде ул.
Аның сүзләренчә, шул ук вакытта дөньяда коронавирус вазгыте үзгәрүчән булып кала, шул исәптә вирусның яңа штаммнары таралу да сәбәп булырга мөмкин. Ә чикләрне ачу курорт дәүләтләренең халыкара туризмны торгызырга омтылуына нигезләнгән.
«Россия гражданнарына чит илләргә сәфәрләрен планлаштырганда уңай һәм тискәре якларын, бу сәфәрнең ни дәрәҗәдә мөһим булуын уйлауларын сорап мөрәҗәгать итәбез», — диде Захарова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз