news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кадрия Идрисова балалар белән дөрес сөйләшү серләрен әйтте

VI «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыенының пленар утырышында ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев катнаша.

(Казан, 21 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова VI «Ак калфак» хатын-кызлар җыенының пленар утырышында балалар белән дөрес сөйләшү серләрен әйтте.

«Госман хәзрәт гаиләсе белән соңгы вакытларда еш күрешергә туры килде. Ул балалары белән телефоннан „Исәнме, җаныем, исәнме, матурым минем“ дип исәнләшә. „Әгәр мин бер кызыма ‚Исәнме, матурым, җаныем‘ дип әйтмәсә, әниләренә ‚Әти, әллә безгә үпкәләдеме? ‘ дип шалтыраталар“ дип сөйләде. Ә без андый сүзләрне балаларыбызга әйтәбезме? Әйтмибез шул», — диде Кадрия Идрисова.

«Киләчәгем бит син, улыкаем, җанкисәккәем, шуны эшләп алыйк әле, бөтен өмет синдә бит» дип сөйләшүләр юк бит, кызлар», — дип мөрәҗәгать итте «Ак калфак» оешмасы рәисе. 

Кадрия Идрисова балаларга мәрхәмәтле булу, гаиләдә балалар арасында гадел булу, һәр балага тигез караш күрсәтү мөһимлеген ассызыклады. «Балаларга ялгышу хас икәнен истә тоту, әкрен генә түземлек белән баланың кимчелеген төзәтеп бару кирәк», — диде.

Кадрия Идрисова җиңел тормыш көчсезлек тәрбияләвен, бүген әзергә бәзерне көтеп кенә торган көчсез балалар тәрбияләү куркынычы булганын искәртте. «Милләтләр сагында хатын-кыз тора. Башта үзебезне тәрбияләргә кирәк», — диде.

Быел җыенда Россиянең 53 төбәгеннән 283 хатын-кыз, 7 чит илдән 25 хатын-кыз катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100