news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Язгы чакырышта Мамадыштан 56 егет армиягә китә

Егетләр хезмәт урыннарына барып җиткәч, ике атна карантинда булачак.

Язгы чакырышта Мамадыштан 56 егет армиягә китә
e-nkama

(Казан, 21 май, «Татар-информ»). Язгы чакырышта Мамадыштан 56 егет армиягә китә. Пандемия аркасында быел чакырылыш гадәттәгедән соңрак башлана. Бу хакта «Нократ» газетасы яза.

Мамадыш районы хәрби комиссары Андрей Синкевич сүзләренчә, Мамадыш егетләре июнь-июль айларында хезмәт урыннарына китәчәк.Егетләр хезмәт урыннарына барып җиткәч, ике атна карантинда булачак.

Татарстаннан беренче чакырылыш егетләре 21 майда хезмәт урыннарына кузгалачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot