news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Цифрлы министрлык: Татарстан халкы 5G челтәрен кулланырга әзер түгел

Татарстан территориясендә 5G челтәрен киң колачлау якындагы ике-өч елда планлаштырылмый.

(Казан, 21 май, «Татар-информ»). Татарстан халкы әлегә 5G челтәрен кулланырга әзер түгел. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. 

«Хәзерге вакытта республикада 5G челтәре юк. Әмма челтәрнең ике төп сынау зонасы бар: Иннополис зонасы һәм КАМАЗ зонасы.Татарстан 5G челтәрен гамәлгә кертүгә техник яктан әзер, әмма халык бу ресурслардан файдаланырга әзер түгел. Аларның әлегә яңа буын челтәрен бәяләү мөмкинлеге юк: 5G сигналын кабул итү мөмкинлеге булган техник чаралар базарга күпләп килми» — дип сөйләде «МТС» ГАҖ эксперты, техник директор Виталий Кошелев.

«Шунысын әйтергә кирәк, 5G манаралары зыяны турындагы барлык сөйләшүләр — техник белеме түбән дәрәҗәдә булган кешеләр тарата торган фейк яңалыклары гына. Радиодулкыннар үзләре белән вируслар алып килә яки кеше организмына керә алмый. 5G челтәренең ешлык диапазоны 4G челтәрендәге кебек үк: ул кешеләрнең сәламәтлегенә йогынты ясамый» — дип сөйләде «МТС» ГАҖ эксперты, техник директор Виталий Кошелев.

5G челтәрен тестлау буенча беренче тәҗрибәләр Казанда һәм Иннополиста 2018 елда ук үткәрелде.

Бүгенге көндә 5G, беренче чиратта, югары технологияләр — әйберләр интернеты, пилотсыз автомобильләр һ. б. Челтәрләрнең коммерция ягыннан таралуы турында сөйләргә иртәрәк әле, чөнки кулланучылар базары 5G челтәрен массакүләм кабул итәргә әзер түгел әле. Гамәлдәге техник чаралар мондый сигналны кабул итә алмый, дип искәрттеләр министрлыкта.

Татарстан территориясендә 5G челтәрен киң колачлау якындагы ике-өч елда планлаштырылмый. Хәзерге вакытта барлык эшләр дә планлаштыру һәм тестлаштыру стадиясендә, диделәр Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100