news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда салкыннар аркасында шторм кисәтүе игълан ителде

Республика буенча термометр баганалары нольдән 1 градуска кадәр төшәчәк.

Татарстанда салкыннар аркасында шторм кисәтүе игълан ителде
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 21 май, «Татар-информ»). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе республика территориясендә яңадан көтелә торган суыклар аркасында шторм кисәтүе игълан итте.

22 май төнендә төбәк буенча урыны белән «туфракта һәм һавада -1 градуска кадәр салкыннар көтелә», - дип хәбәр итә синоптиклар.

Элегрәк «Татар-информ» Россия Гидрометеорология үзәге илнең Европа өлешендә аномаль салкынаю фаразлаганлыгын хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot