news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда киләсе атнада җылытачак

Республика территориясендә һава торышын якшәмбегә кадәр циклоннар билгеләячәк.

Татарстанда киләсе атнада җылытачак

(Казан, 21 май, «Татар-информ»). Татарстанда киләсе атна башыннан җылытачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Соңгы вакытта Россиянең Европа территориясенең күпчелек өлешендә, Татарстанны да кертеп, төньяк циклоннар йогынтысында аномаль салкын һава торышы урнашты. Якын көннәрдә бу хәл үзгәрмәячәк, дип искәртә синоптиклар.

Шимбә, 23 майда, төнлә явым-төшем күзәтелми, +3, +8 градус җылы була. Көндез исә республиканың көнчыгыш өлешендә яңгырлар көтелә. Урыны белән яшенле һәм кыска вакытлы яңгыр явачак. Җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Якшәмбе, 24 майда, фронт үз йогынтысын бөтен төбәккә таратачак. Яшенле яңгырлар явачак, көчәйгәндә 15-20 метрга кадәр көчле җил көтелә. Төнлә җылылык 5тән10 градуска кадәр була. Көндез 13–18 градуска кадәр җылытачак.

Метеорологлар дүшәмбе һәм сишәмбе, 25 һәм 26 майда һава шартлары акрынлап яхшыра башлаячак, дип көтә. Татарстанда антициклон килү белән явым-төшемнәр акрынлап тукталачак. 25 майга каршы төндә генә урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин.

Моннан тыш, температура фоны да күтәреләчәк. Төннәр әлегә салкынча кала - 3тән 9 градуска кадәр җылы көтелә. Ә көндез һава +15, +20 градуска кадәр җылыначак. 26 майда +17, +22 градуска кадәр җылылык фаразлана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100