news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама мэры антисептика һәм компаундлар җитештерү производстволарын карады

«Ант септ» җәмгыятендә 3 мең литр антисептика җитештерелә.

Түбән Кама мэры антисептика һәм компаундлар җитештерү производстволарын карады
http://tat.e-nkama.ru/news/747/87732/

(Казан, 21 май, «Татар-информ»). Түбән Кама мэры антисептика һәм компаундлар җитештерү производстволарын карады. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Ант септ» ҖЧҖендә кыска гына вакыт эчендә бактериягә каршы компонентлары булган гигиена чарасы җитештерүне җайга салдылар. «Антсепт» төрле ихтыяҗлар өчен 60 миллилитрдан алып бер литрга кадәр сыйдырышлы савытларда җитештерелә. Биредә тәүлегенә 3 мең литр антисептика җитештерелә.

Үз проектына инвесторлар якынча 4,5 млн сум керткән, 11 эш урыны булдырган. Төп җиһазларны Казаннан алып кайтканнар, ә препаратны салу өчен савытлар Ижевскидан китерелә. Ел ахырына кадәр эшмәкәрләр төрле өслекләрне антисептик эшкәртү һәм сыек сабын ясау буенча ике юнәлеш ачарга планлаштырыла. Планлаштырылган инвестицияләр күләме -15 млн сум.

Антисептик чараларга килгәндә, ул җирле предприятиеләргә җибәрелә. «Бәя плюс сыйфат — бу сезнең төп өстенлегегез, — дип билгеләде Айдар Метшин. — Сезнең алда торган төп бурыч — предприятие продукциясе җәлеп итәргә тиеш. Пандемия узачак, әмма шуннан соң да кешеләр гигиена мәсьәләләренә күбрәк игътибар бирәчәк, ә бу — ихтыяҗ һәм җитештерүне үстерү».

Киңәшмәнең икенче өлеше «Кама полимер материаллар заводы» ҖЧҖ җитештерү мәйданчыгында узды. Предприятие составында Казан, Самара, Тобольск һәм Түбән Камада урнашкан дүрт завод эшли. Бу — химия тармагы, авыл хуҗалыгы, төзелеш индустриясе һәм азык-төлек сәнәгате өчен сыгылмалы полимер упаковка һәм композицион материаллар җитештерүче алдынгы компания.

Түбән Камада турыдан- туры компаундлар җитештерү урнашкан, бу — минераль тутыргычлар, махсус өстәмәләр концентратлары, ак һәм кара суперконцентратлар. Кулланучылар — «Казаноргсинтез»,» Сибур», экспорт якын чит илләргә башкарыла. Шулай ук шин җитештерү өчен җиңел эретмә пленкалар җитештерү буенча линия эшли. Бу материал Түбән Каманың шин сәнәгате предприятиеләрендә тест узган һәм тиздән сату базарларына чыгачак.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100