news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хөкүмәт инвалидлык алу процедурасын гадиләштерде

Медицина оешмалары инвалидлар катнашыннан башка электрон рәвештә кирәкле документлар белән алмашачак.

(Казан, 21 май, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте инвалидлык билгеләү өчен гражданнарны тикшерү процедурасы гадиләштерелә дигән карар кабул итте. Бу хакта дүшәмбе көнне Министрлар Кабинеты сайтында хәбәр ителә.

«Инвалидлык билгеләү процедурасын кыскарту һәм гадиләштерү максатларында, медицина оешмалары һәм медицина-социаль экспертиза учреждениеләре арасында инвалидлар катнашыннан башка электрон рәвештә кирәкле документлар алмашуга этаплап күчү карала», - диелгән документта.

«Гражданин язма ризалыгы белән генә медик-социаль экспертизага җибәреләчәк. Мондый ризалык әлеге кешедән медицина оешмасында ук алыначак», - дип белдерә Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы башлыгы Максим Топилин сүзләрен ведомствоның матбугат хезмәте.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot